E-Book Overview
Балалар фольклоры (Детский фольклор).PDF Уникальная в своем роде книга, сочетает лучшие традиции татарского фольклора в современной обработке. Песенки, потешки,колыбельные, стишки, учтеки, бишек жырлары, для детей.Составитель Ягафаров Рашит Файзрахманович.Казань Магариф, 2000 год, 159 стр.Содержание:
Күк-кү, чыпчыкБишек җырларыЮаткычларЙокыдан уяткандаМунча чапкандаКоендырганда«Үс-үс» иттергәндәТез өстендә сикерткәндә«Үчти-үчти» иттергәндәБаланы биеткәндәБаланы тәпи йөрергә өйрәткәндәКыз баланың чәчен тарагандаТел ачтыргандаБаланың туган көнендә әйтелә Мавыктыргычлар.Баланың бармак исемнәрен атау, рольләр бирү (бармакуеннары)Бармак санашуларӘби-бабай, өйдәме сез?.Нәүрүз әйтү, Яңа ел теләкләреСөрән салуларКояш, чык, чык.ЭндәшләрӘйтенүләрӘ т ә ч н и д и п к ы ч к ы р а ? . .ИярмешләрС а к а у с а л м а п е ш е р г ә н . .ҮртәвечләрТ а к м а к к а д а м и н о с т аТакмакларЧ ы н л а п э й т э м м и н с е з г ә . . .ТакмазалаӘ к и я т с ы м а н т а к м а з а л а рА в ы л л а р т у р ы н д а г ы , т а к м а з а л а р
E-Book Content
КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2000 УДК 398 ББК 82.3 (2Рос =Тат) Й68 Редколлегия: К. М . М и ң н у л л и н (сериянең баш редакторы), Җ. X . К әли м улли н , Ф. И. Урман че Т ө з ү ч е , кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы Р. Ф. Ягъфәров Р ә с с а м ы Л. С. Золондинова 18ВЫ 5-7761-0169-7 © Мәгариф нәш рияты, 2000 БАР ИДЕ ЯШЬ ЧАКЛАР! Бар иде яшь чаклар, Кесә тулы борчаклар... Саламнан тәртә каерып, Чикерткә җиккән чаклар! Шул чакларда минем Камил исемле якын дустым бар иде. Күршеләр идек без аның белән: гел бергә уйнап үстек. Җәй көннәрендә әти-әниләр кырга-болынга эшкә йөриләр, ә безгә каз бәбкәләре сакларга кушып калдыралар иде. Бәбкә сакларга дип су буена төшеп китәбез дә көн буе шунда ятабыз. Бәбкәләр суда йөзә, судан чыккач кечкенә томшыклары белән чирәм өзгәләп маташкан булалар, ә без... бар дөньябызны онытып уйныйбыз да уйныйбыз. Су безнеке, агачлар безнеке, хәтфәдәй болын безнеке — бөтен табигать безнеке. Менә һавада тилгән әйләнеп йөри башлый. Беләбез инде, юньлегә түгел бу — бәбкәләрне сагалый. Камил шул вакыт бер таяк эләктереп ала да болгый-болгый тилгәнгә кычкыра: Тилгән, тилгән, Бәбкә алырга килгән... Бер канатын көйдергән. Бер күзеңә яфрак, Бер күзеңә туфрак, Көш-ш-у! Шулай диюе була, теге тилгән, Камилнең сүзен ишеткән кебек, бу тирәдән китеп тә бара. Ул арада Камил су читендәге карлыган куаклары арасына кереп китә. Бераздан мине дә чакыра. «Әкәм-төкәм таптым, кил әле, кызык итәбез»,— ди. Йөгереп барам. Ул чыбык очын авызында чылатып ала да әкәм-төкәмгә төкерек бирә, үзе такмак әйтә башлый: Әкәм-төкәм, мөгезең чыгар, Сөтле сыер бирермен, Сөтле сыер яратмасаң, Ак төкерек бирермен... Әкәм-төкәм бераздан кыймылдый башлый, аннан акрын гына мөгезләрен чыгара. Минем күз маңгайга менә. Тылсым бит бу! 3 — Камил, әллә син аларның телен беләсеңме? — Ник белмәскә,— ди Камил, бер дә исе китмичә генә,— менә тыңла. Һәм сандугач булып сайрап та җибәрә. Сызгырмый да югыйсә, ниндидер аңлашылмаган, ят сүзләр тезмәсе сөйли, ә шулай да сандугач сайравына бик охшый аның бу сөйләшүе. Куак арасында шулай төрле кызыклар ясап йөрибез дә, эссе булып китсә, елгага чумабыз. Чумабыз дип... Мин үзем юньләп чума белмим, ничек кирәк алай, ботаклы, агач сыман, «лачтырып» барам да төшәм инде, ә Камил алай итми. Ул җайлап кына басма өстенә кереп басар, кулларын алга сузып: Исәнлегем-саулыгым, Тазалыгым-байлыгым,— дип кычкырыр, аннан соң гына чуртан балыгы сыман чумып китәр. Судан чыгуыбыз була, Камил, колагын учы белән каплап, әллә нинди такмаклар әйтә-әйтә, бер аягында сикергәләргә тотына. — Нишлисең, Камил?— дим,— Нигә кәҗә тәкәсе кебек сикергәлисең? — Колагым белән сөйләшәм,— ди. Үзе көл