E-Book Overview
Повесть. Казан. Татарстан китап нәшрияте. 2005 ел. Язучының фәлсәфи уйлары белән башланып китүче повесть.
E-Book Content
Галимжан Ибрагимов КЫЗЫЛ ЧӘЧӘКЛӘР Башлангыч (Кызыл орлыклар) Мин яшь сабый идем әле. Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мөсафир бабай бездә, хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды. Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде. Шуның өчен кызганып яшь түгүчесе дә булмады. Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да миңа бер уч тутырып орлыклар бирде. Болар — кызыллар иде, матурлар иде. — Яз килгәч,— диде,— боларны чәчәрсең! Туфракларын йомшарта тор! Вакытында су сибәргә онытма! Өсләренә чүп-чар төшеп, кояш яктысыннан мәхрүм булмасыннар, яхшы кара! Әгәр мин кушканча эшләсәң, җәй көне кызыл чәчәкләрең булыр, көзгә матур кызыл орлыклар җыеп алырсың... Икенче елга тагын чәчәрсең, шулай итеп бакчаң чәчәккә тулар, синнән күрмәкче башкалар да шулай эшләрләр! Мәрхүмнең сүзен тыңладым. Ләкин чәчкән орлыкларым өстенә үзем юкта тирес түккәннәр, ниндидер бер явыз кара таш белән бастырып киткән,— орлыкларым вакытында чыга алмый калганнар, кайберләре, томаланып, бөтенләй черегәннәр. _ Моңа җаным бик әрнеде. Тиресне себереп түктем. 1 ашларны читкә алып ыргыттым. Җылы яңгырлар яуды, якты кояш карады; ни күрим: оер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты; җәй көне аллы-гөлле кызыл чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде; көз көне энҗе-мәрҗән бөртекләре кебек тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым. Болар миннән бөтен авылга, бөтен тирә-якка таралды. Мин моны бөтенләй оныткан идем инде. Тарихның яңа сафланган йомшак туфрагында үсеп килгән асыл ирләрне сөйли башлагач, ничектер яңадан хәтеремә төштеләр. ...Бөек Башкортстан туфрагында, Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан боргаланып-боргаланып аккан җирендә үзенең зурлыгы, йортларының төзеклеге белән кечерәк шәһәргә охшашлы бер авыл бар... Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл буена утырганга, бу авылны Зәңгәр чишмә дип атыйлар... Авылның уртасында зур базар кайный; аның ике ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр... Боларга тоташып, бераз читкә таба, урта хәлле кешеләрнең уртача зурлыкта өйләре, уртача биналар үз дәрәҗәләренә күрә урын алалар*
Тагы бераз китсәгез, йортлар кечерәя, каралтылар, егыл-масам ярар дип куркып, үзләренең иске черек терәкләренә таяна төшеп, һәр җилгә калтыранып, һәр яңгырны эченә алып, язмышның бөтен көчләре алдында ыңгырашып гомер итәләр. Иң ахыр барып, күпер башларында, басу капкасы буйларында чүплекләргә, тиресләргә салынган балчык өйләр, корымлы читән куышлар, үзләренең кайгылы йөзләре, сәләмә кыяфәтләре белән, каты җилләргә, көчле бураннарга каршы тора алудан өмет өзгән бер хәлдә дөнья кичерәләр... Мин менә шул читтәге «өйләрнең» берендә тудым. Язмыш дулкыннары белән бер кавышып, бер аерылып яшәгән дүрт иптәшем дә шул авылның төрле урамнарында, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган төрле өйләрдә туып үстеләр. Арабыздан тик Шаһбазның гына кайда туганын белмиләр; минем бу газиз дусымның дөньяга килүе анасының кабергә китүенә сәбәп булганга, атасының кем икәне һичберәүгә мәгълүм булмаганга, бу баланың гомереннән беренче сәгатьләрен һичбер өй үзенә алырга теләми. Шаһбаз җиде яшькә җиткәч, чабатачы Әхми карт та үлә; шул зур авылда минем киләчәктәге дүрт дусымның берсе булган бу бала бөтенләй ятим, ялгыз кала. II Зәңгәр чишмә үзенең зур базары белән бөтен Агыйдел буенда дан тоткан авылларның берсе,— бәлки, беренчесе. Безнең өй авылның читендә, олы юлга салынган күпер башында булганга, бу базар көннәре минем өчен дә байтак төшем бирәләр. Шау-шу белән авылның зур көтүләрен үткәргәч тә, үзем кебек малайларны, кызларны ияртәм дә күпер капкасына чыгам. Чөнки ерак җирнең базарчылары кичтән үк безнең авылга килеп куналар. Без һәммәсенә капка ачабыз; күбесе безгә ярты конфетмы, прәннекме, каткан клиндер кисәгеме ташлап китә. Кайберләре үзенең саранлыгы бел